

Бүген Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров РФ Коммунистлар партиясенең төбәктәге вәкилләре белән очрашты.
2021 елга йомгак ясап хисап тотканда, КПРФ партиясе җитәкчесе Юнир Котлыгужин Радий Фәрит улына парламент фракцияләре белән очрашулар үткәрергә тәкъдим иткән иде. Төбәк җитәкчесе бу тәкъдимне хуплады.
Бүген иң төп бурыч – икътисадның ныклы үсеше, халыкның социаль якланмаган өлешенә ярдәм итү, дип билгеләде Радий Фәрит улы.
Очрашуда КПРФның төбәктәге бүлегенең республика дәүләт хакимияте органнары, граждан җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлеге, шулай ук партия проектларын һәм инициативаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Чыганак: https://glavarb.ru