Көнүзәк
15 апрель 2022, 15:55

Хәл итәргә

Бакчачылар форумы узды.

Хәл итәргәХәл итәргә
Хәл итәргә

Бакчачылар форумы узды

15 апрельдә Уфада беренче тапкыр "Торатау" Конгресс-холлында "SMART бакчачылар" форумы узды. Анда әлеге тармакны борчыган проблемалар турында фикер алыштылар. Чараны Русия Бакчачылар берлеге рәисе Олег Валенчук ачты.

Арытаба җыелучыларга республика Башлыгы Радий Хәбиров мөрәҗәгать итте. - Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән һәм башка төбәкләрдән килгән кунакларны сәламлим. Бүген без бакчачылар өчен барысын да эшлибез. Бирегә муниципалитет башлыкларын да чакырдык, чөнки бик күп районнарда бакчачылык үсешә. Русия буенча бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр арасында без җиденче урында.

Бу - бик зур армия. Форум алдыннан барлык проблемаларны карадык. Без закон ягыннан кайбер үзенчәлекләрне кабул иттек. Бакчачылык белән шөгыльләнүчеләрнең ведомствоара советын төзедек. Моны муниципалитет башлыкларына да куштым. Инфраструктура буенча шулай ук мөрәҗәгать итә алачаксыз. Безгә әлеге өлкәдәге эшләрне системага салу кирәк. Без сезгә ярдәм итәргә әзер, әмма сезгә дә безгә каршы адым ясау сорала. Сезгә үзара да сөйләшеп, кирәкле документларны рәсмиләштерергә кирәк. Безгә партнерлар кирәк.

Бюджеттан бакчачылыкны үстерү өчен 100 миллион сум бүленде. Ул электр тәэминатын тәртипкә китерергә һәм юлларны ремонтлауга тотынылачак. Аларга 50 миллион сум бүленәчәк.  Әлеге сумманы арттырырга да әзербез, әмма алар нәтиҗәле тотынылырга тиеш. Электрга килгәндә, бурыч 70 миллион сумнан артык. Бу өлкәне дә тәртипкә китерергә кирәк, юкса, без сезгә ярдәм итә алмаячакбыз.

Транспорт буенча да җитди сөйләшергә кирәк. Аңлашыла, аларның һәркайсына бакчаларга йөрү отышлы түгел. Шул ук вакытта, маршрут салу өчен юллар тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. Чүп-чар буенча да проблемалар җитәрлек. Төбәк операторлары эшләргә риза, әмма килешү төзелергә тиеш. Безгә андагы тәртипне сакларга, кирәк чакта медицина хезмәткәренә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә булырга тиеш.

Кыскасы, бу проблемалар дистә еллар буе җыелып килде. Безгә бергәләп аларны хәл итәргә кирәк, - диде республика Башлыгы Радий Хәбиров. Арытаба республика Башлыгы әлеге өлкәдә югары нәтиҗәләргә ирешкәннәргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Чарада мондый форум киләсе елда да үтәчәге билгеле булды. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев әлеге өлкәдә законнар кабул ителү турында белдерде.

Хәл итәргә
Хәл итәргә
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас