Көнүзәк
14 Апреля 2022, 13:46

Су басуларны булдырмау көнүзәк мәсьәлә

Язгы ташкынны хәвефсез үткәрү буенча эш дәвам итә.

Су басуларны булдырмау көнүзәк мәсьәләСу басуларны булдырмау көнүзәк мәсьәлә
Су басуларны булдырмау көнүзәк мәсьәлә

13 апрельдә Әй елгасында җитди боз тыгыннары барлыкка килә һәм иртә белән су күтәрелә башлый. Дуван районы үзәге Мәсәгуть авылының түбән өлешен су басу куркынычы туа. Хәрбиләр һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары тиз арада вакыйга урынына җибәрелә. Бозның катламы йомшара башлау сәбәпле бораулап шартлаткычлар кую мөмкин булмый. Бозны төрле урыннарда шартлату карар ителә. Дүртенче шартлату нәтиҗәсендә генә боз тыгынын таратуга ирешәләр. 14 апрель иртәсенә бозның күп өлеше юкка чыга.

- Башкортстанда язгы су басудан җитди нәтиҗәләргә юл куймаслык хәл катгый контрольдә. Монда тыгыннарны кисәтергә һәм елгаларга иң якын территорияләрне су басу куркынычын киметергә ярдәм итүче төгәл профилактик чаралар үткәрү мөһим. Язгы су басуның тискәре нәтиҗәләрен булдырмауга юнәлтелгән чаралар дәвам ителәчәк, - диде Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров.

Чыганак:pravitelstvorb.ru

Фото:pravitelstvorb.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас