Көнүзәк
14 апрель 2022, 05:40

Үлгән дип исәпләнгән солдатыбыз исән булган

Әти-әнисенә нинди сөенеч!

infourok.ruinfourok.ru
Фото:infourok.ru

Куергазы районы башлыгы Юлай Ильясов  үзенең “ВКонтакте” челтәрендә күңелләргә үтеп керерлек вакыйга турында язып чыккан.

“Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак дип исәпләнгән солдатыбыз исән!!! Бүген мин һәм хәрби комиссар Максим Александрович Пержинский әлеге егетебезнең гаиләсенә барып кайгылы хәбәрне җиткердек, әнисеннән  мәрхүмне төгәл ачыклар өчен ДНК-анализ алдык... Күз яшҗләрсез сөйләп булмый бу хакта... Ә солдат үзе шалтыратып, исән булуын хәбәр итте!!! Хата киткән. Икенче хәрби булган ул...” – дигән район башлыгы.

Кызганычка каршы, хәсрәт икенче бер гаиләгә килде дип  өстәгән ул һәм махсус операциядә һәлак булганнарның әти-әниләренең ачы кайгыларын уртаклашкан.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас