Көнүзәк
14 апрель 2022, 08:41

Карабодай сатып алудан туктап, алкогольгә күчкәннәр

Сездә әле нәрсәне күпләп сатып алалар?

rulenta.comrulenta.com
rulenta.com

Соңгы чорда Русия халкы кибет киштәләреннән кырып-себереп шикәр сатып алды. Дөге, карабодай кебек ярмалар запасын да туплап куйдылар.

Һәм, менә инде март уртасыннан башлап, аракы белән джинга күчкәннәр... Эре сәүдә челтәрләрендә март ахырына таба исерткеч эчемлекләрне күпләп сатып ала башлаганнар.

Илдә аракы җитештерүче һәм башка исерткеч эчемлекләрне импортлаучы Beluga Group компаниясе дә сату күрсәткече ике тапкырга артуын әйткән. Бу – хәлләрнең тотрыксыз булуы һәм кешеләрнең күбрәк запас туплап калырга теләве, диләр компаниядән. Бигрәк тә чит илдән килгән эчемлекләргә сорау күп булган.

Алкоголь базарын тикшерү үзәге директоры Вадим Дробиз әйтүенчә, күпләр санкцияләр аркасында импорт продукциясе киштәләрдән югалыр яки аларның хаклары артыр дип хәвефләнә. Шуңа, кирәксә-кирәкмәсә дә, булганда сатып алып куюны хуп күрә. Текила, ром, виски, джин, абсент, чит ил шәрабларын да күпләп сатып алалар икән.

Әйткәндәй, чит илнең сыра компанияләре Русиядән китәбез, дигәч, бу эчемлеккә дә ажиотаж булып алды.

“Шикәр чире” үткәндәй, монысы да үтәр, мөгаен...

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас