

Көн тәртибендә куллану базарында, сәнәгатьтә, төзелеш тармагындагы хәлләр торышы, шулай ук төзелүче йорттан фатир сатып алучыларның бозылган хокукларын тергезү мәсьәләләре каралды.
БР төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов белдерүенчә, 2018-2021 ел йомгаклары буенча Башкортстанда 6898 фатир сатып алучының бозылган хокуклары якланган. 2022 ел башыннан алып тагын 1042 кешегә бу мәсьәләдә ярдәм күрсәтелгән.
Проблемалылар исемлегенә 83 йорт керә. Аларда 3 633 кеше өлешләтә фатир сатып алган.
Төзелүче йортлардан фатир сатып алучыларның хокуклары берничә юнәлеш буенча тергезелә. Мәсәлән, 36 озак төзелүче йортны Федераль дольщиклар хокукларын яклау фонды финанславы катнашлыгында төзеп бетермәкчеләр. Тагын да 20 объект буенча компенсация түләү эшләре бара. 8 йортта федераль финанслау ярдәме буенча карар көтәләр.
Моннан тыш, республика 17 йортны федераль фонд катнашлыгыннан башка төзеп бетерәчәк. Проблемалы йортларда төзелеш эшләре билгеләнгән вакытында тәмамланачак дип ышандырды республика җитәкчесе.
Башкортстан төзелеш комплексы 2022 елның беренче кварталында тотрыклы үсеш күрсәтә. Гыйнвар - мартта 728,8 мең квадрат метр торак төзелгән. Бу 2021 елга караганда 4,9 процентка күбрәк. Радий Хәбиров тармакта торакны файдалануга тапшыру темпларын киметмәү бурычын куйды. "Моның өчен бөтен механизмнар да, ресурслар да бар",- диде ул.
Шулай ук оператив штаб киңәшмәсендә республика кулланучылар базарындагы хәлләр торышы тикшерелде. БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов азык-төлек товарлары белән тәэмин итү чаралары турында сөйләгәндә келәтләрдә азык-төлек запасының җитәрлек күләмдә булуын билгеләде.
Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев министрлык белгечләренең социаль әһәмияткә ия булган товарларның төп группалары буенча көн саен мониторинг алып баруларын җиткерде. Белдерүенчә, продукция дефициты юк.
Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев предприятиеләрдәге хәлләр белән таныштырды. Республикада сәнәгать буенча кризиска каршы комитет эшли. Аның эченә сәнәгать оешмаларының 57 вәкиле кергән. Тиешле ярдәм чаралары алу буенча предприятиеләрне федераль исемлеккә кертү эшләре бара.