

Һәр ел саен язын, көзен армиягә чакыру кампаниясе үтә. Хәрби хезмәтен тутырып кайтканнарга алмашка яшьләр китә.
РФ Президенты указына ярашлы, быелгы язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк һәм 134 500 егет солдат шинеле киячәк. Шуларның 5 меңнән артыгы – Башкортстаннан.
Әлеге вакытта 18 яшьтән 27 яшькә кадәр егетләр район үзәк больницасында медицина комиссиясе үтә. Табиблар, шәфкать туташлары, полиция, мәшгульлек белән шөгыльләнүче үзәк, мәгариф бүлеге хезмәткәрләреннән торган комиссия мөһим эшкә җәлеп ителгән. Сәламәтлекләре ягыннан хезмәткә яраклы дип табылган егетләрне Уфа шәһәрендә урнашкан җыелу пунктына озаталар. Армиягә чакырылучының кайда хезмәт итәсе, кайчан хәрби частенә китәсе анда хәл ителә.
Борай районына чираттагы командировкага баруыбыз Хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре көненә туры килде. Быел ул рәсми дәрәҗәдә 16нчы тапкыр билгеләнде.
Призыв комиссиясенең чираттагы утырышына чакыруларын без бик теләп кабул иттек: армия хезмәтенә чакырылучы егетләрне үз күзебез белән күреп, алар белән аралашырга мөмкинлек бит бую.
Егетләр табибларда медицина тикшеренүе үтеп йөриләр иде. Сәгать өч тулгач, чиратлары буенча берәм-берәм комиссия каршына керә башладылар.
Сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә яраклы дигән карар чыгарылды һәм аңа укуын тәмамлап, чакыру килгәнен көтәсе генә калды.
“Егетләрнең кәефләре әйбәт. Хәрби хезмәткә бармыйбыз диючеләр юк. Киресенчә теләүчеләр күп”, - диде Борай районы хакимияте башлыгы урынбасары Гемир Хазетдин улы Нуретдинов.
Комиссия каршына икенче егет керде. 2004 елда туган Мөгәллимов Вилдан дип таныштырды үзен. Тугай авылы егете бүгенге көндә Нефтекама шәһәрендә машина төзү колледжында икенче курста укый. Сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә яраклы булса да, закон тарафыннан аңа укуы вакытында кичектереп тору карала. Һәм Вилдан укуын дәвам итәргә юллана.
Өченче егет – Гайсин Самат килеп кергәч тә үзенең шаянлыгы белән комиссия әгъзаларының кәефен күтәрде. 2001 елда туган, әлеге вакытта автотранспорт колледжында автомобиль юллары һәм аэродромнар төзү факультетында белем ала. Ул бары тик диңгез флотында хезмәт итәргә теләвен белдерде.
Гемир Хазетдин улы әйтүенчә, быел Борайдан 126 егет медицина комиссиясе үтеп, шуларның 35е армиягә китәргә тиеш. Чакыру комиссиясе әгъзаларының һәрберсенең – үз вазыйфасы һәм бурычы. Әйтик, полиция хезмәткәре армиягә алыначак егетләрнең үтеп бетелмәгән һәм өстеннән төшмәгән, шартлы рәвештә булган хөкеме юкмы, яисә төзәтү эшләренә хөкем ителмәгәнме икәнлеге турында мәгълүматларны карый. Мәшгульлек үзәгеннән килгән ханым егетләрнең кайда хезмәт итәсен игътибарга ала: альтернатив хезмәт сайлаучылар юкмы? Дини карашларына ярашлы кулына корал аласы килмәгән егетләр Русия законы буенча хәрби таләпләр белән бәйле булмаган альтернатив хезмәт сайлый ала. Чынбарлыкта Борайда әле мондый хәл булмаган: бөтен егетләр дә хәрби хезмәтне өстен күрә.
“Борайлылар элек-электән хәрби хезмәттә сынатмыйлар. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанабыз. Тырыш, булдыклы егетләр үсә безнең төбәктә”, - диделәр комиссия әгъзалары бер авыздан.
Шунсы иң мөһиме: хәрби хезмәткә барачак егетләрнең берсе дә кайнар нокталарга юнәлтелмәячәк. Бу хакта илнең Оборона министры Сергей Шойгу ачыктан ачык белдерде.
Илне саклау – ир-егетнең бурычы. Армиягә юлланачак егетләребезгә җиңел хезмәт телик. Бурычларын намуслы үтәп, исән-имин туган җирләренә, туган йортларына әйләнеп кайтсыннар. Иң мөһиме, илләр тыныч булсын!