Көнүзәк
13 апрель 2022, 08:08

Чүплекләрне азайтканбыз

Русиянең 25 төбәгендә генә законсыз чүплекләрне азайтуга ирешкәннәр. Чөнки бетереп өлгерәлмиләр, яңалары пәйда була.

bashinform.ru Чүплекләрне азайтканбызbashinform.ru Чүплекләрне азайтканбыз
Чүплекләрне азайтканбызФото:bashinform.ru

 

Башкортстан чүплекләрне азайтучылар исемлегенә эләккән. Иң активлары дип Волгоград өлкәсе, Башкортстан белән Татарстан Республикалары табылган. Росприроднадзор биргән мәгълүматларга карап FinExpertiza аудитор-консалдинг хезмәте рейтинг исемлеген төзегән.

 Русия төбәкләренең өчтән ике өлешендә былтыр чүплекләр арткан. Иң күбе Томск өлкәсендә исәпләнә – анда 314 чүплеккә артык. Антирейтинг исемлегенә Пермь крае, Свердловск һәм Оренбург өлкәләре эләккән.

Тикшеренүләр авторлары язуынча, былтыр санкцияләнмәгән чүплекләрнең саны 9 процентка арткан, яисә 1,33 меңгә күбәйгән.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас