Көнүзәк
11 апрель 2022, 05:05

Федераль трассаларны төзекләндерү башланды

Кыш буе яуган карлар эреп бетеп килә. 

Яз җитү белән юлчылар федераль трассаларны һәм аларда урнашкан ясалма корылмаларны тәртипкә китерәләр. Бу эшләргә 138 кешедән торган 30 бригада һәм 73 берәмлек техника  җәлеп ителгән. Белгечләр юл өлешләрен һәм читләрен чүп-чардан тазарта. Юл билгеләрен, отбойникларны, тукталышларны, җәяүлеләр кичүләрен юа. Кыш дәвамында җимерелгән җиһазларны ремонтлый. Җылы һава температурасы тотрыклангач та разметка салу эшенә тотыначаклар. Быел 260 кв. м. мәйданда аны яңарту планлаштырылган. Шулай ук юлны җиһазлау элементлары да: билгеләр стойкалары, яктырту баганалары, автопавильоннар, култыкса коймалары, бордюрлар һәм башка конструкцияләрне буяу эшләре көтелә.

Юл читләрендәге территорияләрне җыештыруга юл буе сервислары хуҗалары да  җәлеп ителгән. Алар үз объектларын төзекләндерә, парковка урыннарын, керү һәм чыгу юлларын тәртипкә китерә.

Соңгы атналарда 651 кв. м. чүп чыгарылган, аның шактый өлеше – көнкүреш калдыклары. “Приуралье” идарәсе юлларда йөрүчеләрне махсуслаштырылган урыннарда гына чүп ташларга чакыра. Тирә-як мохиткә сакчыл мөнәсәбәттә булу – безнең изге бурычыбыз.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас