

Гүзәлләрдән - гүзәл Рәзифә!
Марис Нәзиров исемендәге "Чакмагыш чаткылары"иҗат берләшмәсе җитәкчесе СӘХӘПОВА РӘЗИФӘ ГАЛИ КЫЗЫН күркәм юбилее белән котлыйбыз.
Рәзифә Гали кызы 1952 елда Чакмагыш районы Яңа-Балак авылында туа. Язу осталыгы кечкенәдән үзен сиздерә, ул яшьтән каләм тибрәтә башлый. Арытыба гомерен чын журналистика белән бәйли һәм гомере буе районның "Игенче" гәзитендә тугры хезмәт итә.
Олы җанлы, кешелекле, кечелекле, изге йөрәкле, җитез, уңган, инсафлы Рәзифә Сәхәпова зур хөрмәткә лаек. Ул- патриот рухлы хатын- кыз. Бу аның иҗатында, эшләрендә, тормыш максатында төп урынны алып тора.
Районның Әфганчылары, Чечен сугышын үткән яугирләре язмышы аның йөрәге аша үтеп, китапларга күчерелә. Бу хезмәтләре, башка күп игелекле эшләре кебек үк тирән рухи һәм тәрбияви кыйммәткә ия! "Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия "лауреаты, Башкортстанның атказанган матбугат хезмәткәре, ялкынлы йөрәкле язучы, туган як тарихын өйрәнүче, Ил, Ватан, авыл һәм туган телдәй иң изге кыйммәтләрне саклау өчен көчен дә, гомерен дә кызганмаучы батырлар нәселе вәкиле, көчле рухлы гүзәл зат - Рәзифә Гали кызын күркәм юбилее белән котлыйбыз! Иң изге теләребез - ныклы сәламәтлек һәм иҗади уңышлар сезгә! Бу удайдан сезне белүче һәм хөрмәт итүче дусларыгызның да хис ташкыннарын да кушып, күркәм теләкләр гөлләмәсен бүләк итәбез!
"Рәзифә Гали кызы! Олы рәхмәтебез һәм чиксез ихтирамыбызны җиткерәбез. Шундый олы шәхесләребез барда иҗат чишмәләребез чылтырап агар, милли рухыбыз саекмас. (Берләшмә әгъзалары)
РӘЗИФӘ СӘХӘПОВАГА
Рәсимә Ильясова
Гүзәл якта туып үскәнгәдер,
Нинди чибәр, нинди сылусың,
Туган ягың чишмәләре кебек,
Агымсудай, гүя, ургыйсың.
Таулар хәтле башкарган эшләрең:
Каян көчләр, илһам аласың?
Чишмәләрдәй җаның тынмый,
Барасың да, алга барасың.
Авырлыклар килсә, сабыр гына
Каршылыкны җиңеп барасың,
Саф суларың биреп башкаларга,
Үзеңә дә бәхет табасың.
Кояш кебек җылы өләшәсең,
Эретәсең туңган күңелне,
Юмарт итеп җиргә таратасың
Чәчәк аткан иҗат гөлеңне.
"Чаткылар"га очкын бирү
Булды синең олы максатың,
Башкаларның иҗаты дип, янып,
Кеше өчен син җан атасың.
Заманыбыз күрке булган затны
Очратабыз әле бик сирәк,
Синдәй затлар тыйнак, итәгатьле,
Үрнәк алыр өчен бик кирәк.
Син бит башкаларга охшамаган:
Әүлияләр, ахры, затыннан.
Сиңа бер дә йокмый тузан,
Булгангадыр син саф алтыннан.
Еллар шаукымы да һич үзгәртми
Синдәй чишмәләрнең агышын:
Саф суларың кешеләргә кирәк--
Шуңа багышланган язмышың.
Рәзифәкәй! Һич тынмасын иде
Чылтыр чишмәләрнең тавышы!
Синең иңгә Аллаһ йөкләткән бит
Илебезнең килер язмышын!
Озын булсын гомер агышың!!!
Гел яңгырап торсын ,моң таратсын
Челтер чишмәләрдәй тавышың!"
"Рәзифә Галиевна! Гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбриклим. Сезгә сәламәтлек, хәерле озын гомер, бәхет-шатлыклар телим. Һәрберебезне бөртекләп җыеп, илһамыбызны үстереп, беребезне дә аермыйча, барыбызны да тиң күреп, алга атларга көч бирәсез. Ялыгызны ял итмичә, авырлыкларны урап үтмичә халыкка игелек, изгелек итәсез. Һәрберебезне халыкка күрсәтергә, танытырга тырышасыз. Барсы да үзегезгә изге савап булып әйләнеп кайтсын, киләчәгегез шатлык-сөенечләрдән генә торсын, үзегезгә теләгән барлык теләкләрегез тормышка ашсын! Без сезне яратабыз һәм бик-бик хөрмәт итәбез!🎂💐
"Рәзифә Галиевна! Сезне күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәм. Иң мөһиме, сәламәтлек телим. Сезне хөрмәт иткән иҗатташларыбыз йөрәктән чыккан җылы сүзләрен җиткерделәр. Сез бу сузләргә бик лаеклы. Кешеләргә изгелекләр күрсәтәсез. Сезгә булган ихтирамым чиксез зур. Иҗат җимешләрегез дә сутлы, татлы. Сез язган язмаларны бер урынга өйсәң, зуур тау булыр, идел итеп сузсаң, аны үтәргә бер кеше гомере кирәк булыр иде. Оста,үткен каләмегез ак юллардан озак еллар йөгерсен. Һәрвакыт шулай әйдәп баручы булып алгы сафларда калыгыз. Изге Рамазан аенда барлык уй-теләкләрегез кабул булсын! Мул сулы иҗатыгыз челтерәп, ургылып торсын. Юбилеегыз белән котлап жырларның иң моңлысын,, теләкләрнең изгесен, чәчәкләрнең хуш ислесен бүләк итәсе килә."
"Зур ташкындай ургыла мена ижатташларыңың мактаулары Син бит моңа ланк ,миннем дә котлавымны шул ташкынның бер тамчысы итеп кабул ит, балам. Рәхмәт әти- әниеңә, безгә шундый бала бүләк иткән өчен. Тазалык, ижади уңышлар сиңа киләчәктә!"