Көнүзәк
9 апрель 2022, 11:54

Торатау итәгендә киңәшмә үтте

   Бүген Ишембай районында, Торатау тавы итәгендә Рус география җәмгыятенең (РГО) төбәк бүлекчәсенең попечительләр советы утырыш үткәрде.

Торатау итәгендә киңәшмә үттеТоратау итәгендә киңәшмә үтте
Торатау итәгендә киңәшмә үтте

   Бүген Ишембай районында, Торатау тавы итәгендә Рус география җәмгыятенең (РГО) төбәк бүлекчәсенең попечительләр советы утырыш үткәрде.

   Утырышта бүлекчәнең үткән елгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Совет әгъзаларыннан тыш утырыш эшендә видеоэлемтә аша муниципаль районнар җитәкчеләре һәм РГО вәкилләре дә катнашты.

   Чарага җыелучыларны БР Башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев тәбрикләде. Ул әлеге утырышның юкка гына “Торатау” геопаркында узмавы хакында әйтте. Эш шунда, Торатау – ЮНЕСКО геопаркларының глобаль челтәренә кертелүгә дәгъва итүче 16 претендент арасындагы табигать мирасы.

   -Башкортстан Хөкүмәте, фәнни җәмгыять, РГОның төбәк бүлекчәсе шулай ук Янгантау геопаркының гаризасы өстендә дә эшләде. Шулай итеп, Русиядә ЮНЕСКОның тәүге геопаркы барлыкка килде,- диде Урал Килсенбаев.                

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас