

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләргә пост куйды:
“Бүген, ял көне булуга карамастан, экологик өмәгә чыккан һәркемгә рәхмәт белдерәм. Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгыннан коллегалар хәбәр итүенчә, бүген өмәләрдә 100000нән артык кеше катнашкан. Алар карны көпшәкләгән һәм читкә чыгарган, чүпләрне җыйган.
Яз – үкчәләргә баса һәм без 2 атна чамасы вакыттан тагын да бер акциябезгә – “Яшел Башкортстан”га старт бирербез. Моның өчен инде 49 мең агач һәм куак әзерләнгән дә. Тематик аллеяләр утыртуны, шәһәр һәм авылларыбызны яшелләндерүне планлаштырабыз. Республикабызның тагын да чистарак һәм матуррак булуын телибез.
Барыгызга да яхшы яллар телим!