

Февраль аенда Лада-Веста автомобиле 1 миллион 200 меңгә килә башлады. Март аендагы күтәрелеш бөтенләй аптырашта калдырды.
Хаклар 1 һәм 16 март көннәрендә арттырылды. Кайчандыр 230 мең сумга сатылган Лада Гранта моделе дә хәзер 1 миллион сумга барып басты. Бер ай эчендә Лада автомобильләре бәясе, моделенә карап, 14-47 процентка артты. Чит ил компанияләре дә калышмый. Мисал өчен Kia компаниясе хакларны – 24-39, Mitsubishi – 42, Mazda – 35, Citroen – 36, Opel-42, Renault –38, Nissan – 5 процентка күтәрде.
Европа, Корея, Япония машиналарына хаклар күтәрелә башлагач, ил халкы Кытай автомобильләрен күпләп ала башлаган иде. Чөнки аларның хаклары да чагыштырмача түбәнрәк булды, запас частьлар белән дә өзеклекләр булмады. Ихтыяҗ артудан файдаланып, алар да хакларны күтәрә башлады. Ни хәл итәсең, базар шартлары шуңа этәрә. Сорау күп икән, хаклар да күтәрелә. Ел башыннан алып Кытайның маркаларына хаклар 38-45 процентка күтәрелде. Болай дәвам итсә, күпләргә әлеге машиналарын саклап, төзекләндереп йөрергә генә кала.
Фото: avtocod.ru