

9 апрельдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча Луганск (ЛНР) һәм Донецк (ДНР) халык республикаларында яшәүчеләр өчен дүртенче гуманитар ярдәм колоннасын озату чарасы үтте.
Моннан алда, 4,18 мартта һәм 5 апрельдә шулай ук өч тәүге колонналар җибәрелгән иде. ДНР һәм ЛНР халкына кондитер ризыклары һәм икмәк, су, кофе, шәхси гигиена чаралары, урын-җир әйберләре, балалар ризыклары һ.б. нәрсәләр озатылды. Халык республикалары соравы буенча шулай ук зыян күргән биналарны төзәтү өчен төзелеш материаллары да җыелды.
Бүген гуманитар йөкне озату БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов катнашлыгында үтте.
-Барлыгы 480 тонна гуманитар йөк озатылды. Бүген 9 КамАЗдан торган автоколонна 180 тонна йөк белән юлга чыкты. Моңа кадәр 300 тоннадан артык озатылган иде. Анда ДНР һәм ЛНР халкына мөһим булган нәрсәләр төялгән,- диде Ирек Сәгыйтов озату чарасында чыгыш ясап.