

Капиталның 5 процентын хокукы булган бөтен гаиләләргә дә тере акчалата бирергә тәкъдим итәләр. Язгы сессидяә Дәүләт Думасына закон проектын кертәчәкләр. Бу турыда Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет рәисенең урынбасары Татьяна Буцкая сөйләгән.
Бу акчалар гаилә нужаларын канәгатьләндерү өчен каралган товарлар сатып алуга юнәлдерелергә тиеш. Бу товарлар исемлеген Хөкүмәт раслаячак. “Кайбер гаиләләр ана капиталы акчасын өлешләтә кулланалар һәм калган акчалары еллар буе исәптә ята. Кешеләрнең закон буенча каралган товарларны сатып алырга мөмкинлеге булырга тиеш”, ди Буцкая.
Чыганак: iz.ru