Көнүзәк
5 апрель 2022, 16:46

Пандемия турында фильм: без аны онытырга тиеш түгел

“Башкортостан. Хроники. Covid. Новые вызовы” фильмына уңай бәя бирделәр.

bashinform.ru Пандемия турында фильм: без аны онытырга тиеш түгелbashinform.ru Пандемия турында фильм: без аны онытырга тиеш түгел
Пандемия турында фильм: без аны онытырга тиеш түгелФото:bashinform.ru

 

Бүген БСТ телеканалында фильмның премьерасы булды. Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимиятенең җитәкчесе, моңа кадәр БР Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын биләгән Максим Забелин бу фильмга югары бәя бирде. Фильм пандемиянең катлаулы вакытларын күрсәтә. Табибларга моңа кадәр билгеле булмаган чир белән очрашырга туры килде. Бары тик Роспотребнадзор, федераль үзәк, бөтен табибларның бердәм көче белән генә аны җиңеп чыга алуга ирештек.

“Безнең аң белән коллектив җаваплылык хисе генә мобилизацияләнергә ярдәм итте. Шунсы мөһим – сәламәтлек саклау өлкәсендә очраклы кешеләр юк. Бу – син яши торган гына һөнәр түгел, син аңа хезмәт итәргә тиешсең. Фильмның геройлары – безнең заманның чын геройлары”, - дип билгеләде Максим Забелин.

Бу фильм Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча төшерелде. Дистәләгән төбәк, муниципаль телекомпанияләрнең хезмәт җимеше ул. “Кызыл зона”ларда төшерелгән сюжетлар, шәхси видеоархивлардагы материаллар керде анда. Сәгать ярым барган фильмны булдырыр өчен мөхәррирләр 200 сәгатьлек видеоматериал карап чыккан. Фильмга кермәгән кайбер урыннар социаль челтәрләргә аерым сюжет булып чыгачак.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас