

Дүртөйле эшкуары Илшат Хөснетдинов өчен мал карау гадәти хәл. Балачактан әти-әнисенә ярдәм итеп үскәнгәме, хәзер дә үзенең сараенда берничә баш үгез, сыеры тора. Мал-туар яраткангамы, ул һөнәрен дә алар белән бәйли: 15 ел инде Әңгәсәк ветеринар дәваханәсендә җитәкли.
2020 елның август аенда, бик озак уйланганнан соң авыр хәлдә калган хуҗалыкны тергезергә ризалаша. Шулай итеп, элеккеге “Танып” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять базасында “ИП Хөснетдинов” крестьян-фермер хуҗалыгы барлыкка килә. Биналарны тәртипкә кертеп, электр линияләрен яңарталар, машиналар ремонтлау өчен җылы боксны җиһазландыралар, техника сатып ала башлыйлар.
Илшат Әнәс улы хуҗалыкны үз кулына алганда, анда 140 баш эре мөгезле мал, 220 гектар чәчү мәйданнары була. Бүген инде мал-туар саны да, эшкәртелгән басулар саны да ике тапкырга күбрәк. Авырлык белән булса да хуҗалык алга бара.