Көнүзәк
5 апрель 2022, 10:03

Гуманитар йөк китте

Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча, Уфа шәһәреннән Луганск һәм Донецк өлкәләрендә яшәүчеләр өчен 84 тонна 3 гуманитар ярдәм колоннасы озатылды.

Гуманитар йөк киттеГуманитар йөк китте
Гуманитар йөк китте

Бүген, 5 апрель көнне, Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча, Уфа шәһәреннән Луганск һәм Донецк өлкәләрендә яшәүчеләр өчен 84 тонна 3 гуманитар ярдәм колоннасы озатылды. БР гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты беренче кирәкле әйберләр, азык-төлек һәм төзелеш материаллары озаттылар.

Беренче ике колонна 4 һәм 18 мартта китте. Кондитер, ипи ашамлыклары, су, кофе, шәхси гигиена әйберләре, балалар ризыклары, уенчыклар, ярмалар һәм башка күп әйберләр җыелды. Халык республикалары хакимиятләре соравы буенча җимерелгән биналарны торгызырга төзелеш материалларыннан торган тагын бер йөк җыелды. 

Йөкне БР Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, БР Хөкүмәте Премьер-министры Ирек Сагитов, БР гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров шәхсән контрольда тоттылар.

Гуманитар ярдәм дәвам итәчәк, Башкортстанда дүртенче колонна өчен җыя башлаганнар.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас