

“Республика пандемиягә кергәндә без аның нәрсә булып бетәсен белми идек. Медицинаны модернизацияләү турында карар ителде. Соңгы ике елда аның үсеше өчен күп эш эшләнде: яңа биналар төзелде, техника сатып алынды. Монда ил президенты белән хөкүмәт зур ярдәм күрсәттеләр”, - диде Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортстан. Хроники. Ковид. Новые вызовы” фильмын караганнан соң. Бүген БСТ телеканалында фильмның премьерасы булды. Ковид пандемиясенә карамый, 2020-2021 елларны бизнес, икътисад уңышлы, югары күрсәткечләр белән барып чыкты.
Республика Башлыгы бу фильмны табибларга, волонтерларга, авыр чир белән көрәшүдә ярдәм күрсәткән башка хезмәтләргә рәхмәт йөзеннән төшерелде диде. Ковид белән бәйле заман үтәчәк, әмма хәтерләрдә әле ул озак сакланачак. Алда безне җитди сынаулар көтсә дә, бергәләшеп бөтен авырлыкны җиңеп буласын аңладык.
“Әле пандемия тулысынча җиңелмәде. Әмма без аның белән көрәшергә һәм мәсьәләләрне аек, прагматик хәл итәргә өйрәндек”, - диде Радий Фәрит улы.