+21 °С
Болытлы


Чакыру пункты - уку үзәге - хәрби часть. Яңа хезмәткә алынучылар нәкъ шушы юлны үтә. 2022 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр Башкортстаннан 5 меңгә якын егет Русия буйлап төрле гәскәрләргә юллана. Гомум алганда, быел яз Русиядә 134,5 мең егет армиягә алынырга тиеш. Русия Оборона министрлыгында белдерүләренчә, хәрби хезмәткә алынучыларның берсен дә Украинага җибәрмәячәкләр - махсус операциядә профессиональ хәрбиләр генә катнаша.