

Песков билгеләвенчә, ике дәүләт җитәкчесе дә дустанә сөйләшүләрнең дәвам итүенә омтылалар. Шул ук вакытта аларның һәркайсы сөйләшүләрдә үз илләренең мәнфәгатьләрен катгый яклыйлар.
Путин һәм Лукашенко илләрдә һәм алар тирәсендә барган хәл-вакыйгаларның асылын берәү дә аңламаганча яхшы аңлыйлар."Әле Украинада барган хәлләргә Александр Григорьевичның йөрәге Владимир Путинныкыннан ким авыртмый дип ышанам. Һәм алар бер-берсен яхшы аңлыйлар",- диде Песков.
Лукашенко 1 апрельдә Путин белән сөйләшүләр вакытында Русиянең Украинадагы хәрәкәтләрен хуплады. Алар шулай ук 2 апрельдә билгеләнүче Русия һәм Белоруссия халыклары бердәмлеге көне уңаеннан бер-берсен котладылар.