

Башкортстанда 1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Ил буенча армиягә 134 500 кеше чакырылса, Башкортстаннан 5 мең тирәсе егет китәчәк, дип хәбәр итәләр республиканың хәрби комиссариатыннан. Алар Русия территориясендәге барлык төр гаскәрләргә җибәреләчәк.
Армиягә чакырылганнарның хезмәте уку үзәкләрендәге хәрби әзерлектән башланачак. Гадәттә мондый укулар 3-5 ай бара. Русиянең Оборона министрлыгыннан әйтүләренчә, чакырылганнарның берсе дә Украинага җибәрелмәячәк. Чөнки хәрби операциядә һөнәри әзерлекле хәрбиләр генә катнаша.
“Аерым басым ясап әйтәм: призывниклар бернинди кайнар нокталарга да җибәрелмәячәк”, – диде ведомство җитәкчесе Сергей Шойгу.
Ә узган ел чакырылган “срочниклар” хезмәт вакыты үтү белән өйләренә кайтарылачак.
Тагын шуны өстәргә кирәк: коронавирус инфекциясе таралмасын өчен республиканың шәһәр-район хәрби комиссариатларында һәм җыелу пунктларында биналар даими дезинфекцияләнәчәк, ә призывниклар ковидка тест тапшырачак.