Көнүзәк
1 апрель 2022, 04:21

Армиягә китә егетләр...

Җиңел хезмәт телик аларга. 

novos.mk.runovos.mk.ru
novos.mk.ru

Русия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткә язгы чакырылыш турындагы указга 31 мартта кул куйды.

“18дән 27 яшькә кадәрге, запаста булмаган һәм армиядә хезмәт итәргә тиешле Русия Федерациясе гражданнарын 2022 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр хәрби хезмәткә чакырырга” диелә документта.

Аларның саны да күрсәтелгән: бу чакырылышта 134 500 кешене кабул итәчәкләр.

Указда әйтелүенчә, хәрби хезмәт вакыты тулган солдат, матрос, сержант һәм старшиналар өйләренә кайта башлаячак. 

Илне саклау – ир-егетнең бурычы. Армиягә юлланачак егетләребезгә җиңел хезмәт телик. Бурычларын намуслы үтәп, исән-имин туган җирләренә, туган йортларына әйләнеп кайтсыннар. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас