Көнүзәк
31 март 2022, 07:17

Үз сүзләрен әйтә алачаклар

Сезнең авылда староста бармы?

www.culture.ruwww.culture.ru
www.culture.ru

БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары авыл старосталарына кагылышлы законны кабул итте.

Авыл старосталары турындагы республика законына кертелгән үзгәрешләргә ярашлы, хәзер аларның вәкаләтләре киңәйтелде.

Старосталарга музейлар төзү, туризмны үстерү, инвалидларның иҗтимагый оешмаларына ярдәм итү, хуҗасыз хайваннарга карата мөнәсәбәт кебек мәсьәләләрне һәм башка проблемаларны хәл итүдә җирле үзидарә органнарына булышлык күрсәтү хокукы бирелә. Моннан тыш, урындагы мөһим мәсьәләләрне хәл итү буенча үз тәкъдимнәрен кертә алачаклар.

Шулай ук, җирле үзидарәнең авылга кагылышлы мәсьәләләр буенча утырышларында катнашып, үз фикерләрен җиткерә алачаклар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас