

“Бердәм Русия” партиясенең “Халык контроле” проекты активистлары башкалабыз Уфаның сәүдә нокталары буенча рейд оештырган. Партиячеләр шикәр, тоз һәм офис кәгазенә булган хакларны тикшерде. БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, “Халык контроле” партия проектының төбәктәге координаторы Гөлнур Колсарина күпчелек товарларга хаклар артуын билгели.
“Рейд нәтиҗәләре буенча кәгазь кыйммәтләнгән дияргә була. Урыны белән кәгазьнең бер кабы (“Снегурочка” ише офис кзгазе) 639 сумга җиткән. Әлбәттә, яңа җитештерүчеләр дә пәйда булган, әмма аларның сыйфаты кызыгырлык түгел. Бер кап офис кәгазен 1680 сумга сатучы кибетләр дә бар. Бу инде бер дә сөендерми”, – ди Гөлнур Колсарина.
Депутат билгеләвенчә, рейд буенча исәп-хисапларны партия җитәкчелегенә тапшырачаклар, алар исә үз чиратында тиешле нәтиҗәләр ясаячак.
Шикәр хаклары кайсыбер кибетләрдә көтелмәгәнчә аптыратты, ди комиссия. 1 кило шикәрне урыны-урыны белән 80 сумнан арзанрак бәягә сатып алырга мөмкин. Үсемлек мае, он, ярмалар – бу товарлар бәяләренә комиссия тәү чиратта игътибар итә. Комиссия раслый – соңгы айда сатып алучылардан килгән шикаятьләр шактый кимегән.
“Бердәм Русия” партиясенең “Халык контроле” проекты активистлары теге яисә бу азык-төлекнең дефицитына юл куймау максатында мондый рейдлар хәзер ай саен узачак, дип белдерде. Аннары, бу эш бәяләрне нигезсез арттыручы намуссыз эшкуарларны ачыкларга да булыша.
Рейд нәтиҗәләре буенча хәлләрне тотрыкландыру һәм хакларны төшерү буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк.