

Республикада аш тозы хакы 23,4 процентка арткан. Бу хакта Башкортстанның статистика хезмәте хәбәр итә. Тозның уртача бәясе 15 сумга җиткән.
Тоздан кала суган бәясе үскән. Ул атна эчендә 20,8 процентка кыйммәтләнгән һәм бер килограммы уртача 38 сумга сатыла. Кәбестә хакы соңгы атнада 19,2 процентка арткан.
Шулай ук күп кенә социаль мөһим азык-төлекнең дә бәяләре үскән. Алар арасында кишер, кызыл чөгендер, бәрәңге, кәнфит, банан, сосиска, печенье, сыр, шикәр, он, кара чәй, колбаса, вермишель, макарон, маргарин, ярмалар, ит, балалар азыгы һәм башкалар бар. Бу продуктлар 0,3-13,3 процентка кыйммәтләнгән.
Аның каравы кыяр хакы бераз төшкән, бер килограммы уртача 140 сум тора. Шулай ук помидор да чак кына булса да очсызланган һәм бер килограммы уртача 231 сумга баса.