

Метереолог фикеренчә, быел Енисей, Лена, Идел елгалары аккан төбәкләрдә ташкын көтәргә кирәк. Иделдә хәлләр башка еллардагыдан әллә ни аерылмаячак, бәлки, су күләме азрак та булыр. Идел артындагы районнарда, көньякта җир 70-90 см туң, кар эрү белән сулар асфальтан аккан кебек, җиргә сеңеп тормый гына елгага агып төшеп китәчәк. Әмма Енисей белән Лена елгаларындагы күп участокларда хәлләр башкачарак: анда ташкын катлаулы шартларда үтәчәк. Анда кечкенә ташкын да халык өчен куркыныч тудыра. Шуның өстәвенә, соңгы елларда күп фермалар су баса торган урыннарда төзелгән.
Чыганак: URA.RU