Көнүзәк
31 март 2022, 07:03

Айныткычлар акча саву урыны булырмы?

Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары беренче укуда республикага айныткычларны кайтару турындагы закон проектын хуплаган.

vk.cc/ccdKl3 Айныткычлар акча саву урыны булырмы?vk.cc/ccdKl3 Айныткычлар акча саву урыны булырмы?
Айныткычлар акча саву урыны булырмы?Фото:vk.cc/ccdKl3

 

Парламент җитәкчесе Константин Толкачев әйтүенчә, закон проектының максаты – айныткычларны тергезү өчен норматив хокукый базаны булдыру. Документка ярашлы, айныткычлар исерек хәлдәге кешегә ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла.

Закон проекты турында фикер алышканда депутатлар арасында айныткычларның оештыру-хокукый формасы турында дискуссия дә булган. Бу акча саву урынына әйләнмәскә тиеш, шуңа аны дәүләт һәм муниципаль учреждение формасында оештырырга кирәк, дигән нәтиҗә ясаганнар алар. “Өлкән яшьтәгеләр  элеккеге айныткычларны яхшы хәтерли. Анда нык исерекләр генә түгел, аз гына капкан, үзен контрольдә тота алганнар да эләгә иде, - ди Константин Толкачев. – Нәтиҗәдә, алар акча эшләү урынына әверелде. Безгә ул тәҗрибәне исәпкә алып, нәтиҗәдә кешеләрдән акча савып яту урынына әйләндермәскә кирәк. Айныткычлар – керем ала торган оешма, предприятие түгел, ә ярдәм күрсәтә, кешеләрнең гомерен саклап кала торган дәүләт урыны булырга тиеш”, - диде чиновник.    

Русиядә ел саен исереп 50 мең кеше һәлак була. Нигездә алар эшли торган яшьтәгеләр. 8-10 мең кеше туңып үлә, ди ул.

Чыганак: Башинформ.  

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас