

Кичә Уфада 242 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Шулкадәр күп теркәлгән аварияләрнең сәбәбе – кичә кинәт көне буе туктаусыз кар явуы һәм инде ачылган асфальт юлларда бозлавык хасил булуы. Башкаланың ЮХХДИ бүлеге матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, ике авариядә ике кеше каза күргән.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата барлыгы 522 административ протокол төзелгән. Шуларның 51е – хәвефсезлек каешларын каптырмаган, 37се – җәяүлеләрне үткәрмәгән, 17се балаларны җиңел транспортта йөртү кагыйдәләрен бозган өчен төзелгән.
Шулай ук полицейскийлар юлны рөхсәт ителмәгән урында чыгучы 25 җәяүлене дә җаваплылыкка тарттырган. 5 водитель якын арада исерек килеш руль артына утырганнары өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм булачак.
Чыганак: bashinform.ru