

Быелгы язгы чакырылышта хәрби хезмәткә 134,5 мең егет солдат шинеле киячәк. һБу 2021 елның язына караганда азрак, дип белдерде РФ Оборона министры Сергей Шойгу селектор киңәшмәсе вакытында.
"Ассызыклыйм, хәрби хезмәткә алынучылар кайнар нокталарга җибәрелмәячәк, узган ел язгы чакырылышта чакырылган барлык хәрби хезмәткәрләр дә хезмәт срогы узу белән запаска чыгарылачак һәм яшәү урыннарына кайтачаклар", - диде министр.
Быел язгы чакырылыш компаниясе беренче апрельдә башлана, Шойгу беренче хәрби хезмәткә чакырылучыларны май аеның өченче декадасында хезмәт узу урыннарына җибәрергә кушты.
Чыганак: newizv.ru