

2 апрельдә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан “Бердәм Русия” партиясе бар ил киңлегендә “Донбасска – китаплар” акциясенә старт бирә.
Акциянең төп максаты: Донбасс балаларына гадәти рус мохитендә уку һәм үсеш алу өчен мөмкинлекләр ачу.
Акциядә һәр теләгән кеше катнаша ала. Моның өчен яхшы торыштагы балалар әдәбияты яки мәктәп өчен китапларны җыю пунктларына китерергә генә кирәк. Аеруча матур әдәбият, белем бирү, публицистик әсәрләргә, кечкенәләр өчен китап-уенчыкларга һ.б. өстенлек бирелә. Бар китаплар да рус телендә булырга тиеш.
Башкортстанда җыю пунктлары Төбәк җәмәгать кабул итү пунктында, түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Уфа шәһәре, Достоевский урамы, 73. Шулай ук партиянең район һәм шәһәрләрдәге кабул итү бүлмәләрендә дә сезне көтеп калалар.
Фото: tegrk.ru/archives/