

Франциянең спорт товарлары сатучы Decathlon компаниясе Русиядә кибетләр эшен туктатып тору турында хәбәр итте. Моның сәбәбе – кибетләрне товарлар белән тәэмин итү кыенлашуы. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
"Халыкара санкцияләрне үтәп, Русиядә эшчәнлекне дәвам итү өчен товар китерү шартлары башка үтәлми. Decathlon үз кибетләренең эшен туктатырга тиеш", диелә компания хәбәрендә.
Билгеләп үтелгәнчә, компания 2006 елдан бирле Decathlon компаниясендә эшләүче 2,5 мең Россия хезмәткәренә ярдәм итүен дәвам итәчәк.
Ә менә “Decathlon”ның рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдә компаниянең эшен туктатып торуы турында бер хәбәр дә юк. Ул гына түгел, тиздән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә кибетләр ачылуы хакында мәгълүмат бар. Уфадагы “Decathlon” кибетендә дә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына гадәти режимда эшләүне дәвам итәбез, безгә бернинди дә күрсәтмәләр килмәде, дигәннәр.
Моңа кадәр Франция эшкуарлары берлеге башлыгы Жоффруа Ру де Безье француз ретейлерлары, Франция хөкүмәте киңәшләрен искә алып, Русиядә эшләрен дәвам итәчәк дигән иде.
Чыганак: bashinform.ru