Көнүзәк
29 март 2022, 06:00

Икмәк кыйммәтләнерме?

Азык-төлек хаклар көн саен диярлек артып тора...

news.myseldon.comnews.myseldon.com
news.myseldon.com

Русиядә икмәк хакын күтәрүгә мораторий кертмәкчеләр. Бу максат өчен ил хөкүмәте 2,5 миллиард сум бүлгән.

“Икмәк җитештерүчеләр федераль һәм төбәкләрдән бирелгән субсидияләр ярдәмендә 2022 елның март башына яки уртасына булган хакларны ел ахырына кадәр үзгәрешсез тота алачаклар”, – ди вице-премьер Виктория Абрамченко.

Әйтүләренчә, бүленгән акчалар төбәкләргә барып җиткән һәм якын көннәрдә ипи бәяләре тотрыкланырга тиеш.

Башкортстанга килгәндә, бездә икмәккә бәйле проблемалар булмаячак, диде авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

“Узган ел авыр булуга карамастан, 2 миллион тонна иген җыеп алынды. Шуңа ипи һәм аның эшләнмәләре белән өзеклекләр булмаячак. Икмәк хакы артмаячак”, – диде ул.

Министр билгеләвенчә, быел 2 миллион гектарның күп өлешенә бөртеклеләр чәчү күзаллана.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас