

“Алдагы ике көндә республика территориясендә карлы яңгыр, бозлавык, көчле җил исүе көтелә”, – диләр синоптиклар.
Мартны әнә шулай озатачакбыз. Ә апрель ничек килер?
Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау буенча Башкортстан идарәсе җитәкчесе Вилора Горохольская әйтүенчә, апрельнең беренче декадасында һава торышы характерына циклоннар йогынты ясаячак, явым-төшем нормадан күбрәк булачак. Һава температурасының да гадәттәге күрсәткечтән 2-4 градуска югары булуы фаразлана.
“31 марттан 1 апрельгә 0 градус чиген үтеп китү күзәтеләчәк. Бу нормадан 4-5 көнгә алдарак дигән сүз”, – ди баш синоптик.
Апрель башында һава температурасының күтәрелүе, ә явым-төшемнең артуы көтелә. Шуңа кар тиз эресә, бер атна дигәндә елгалар да ачылырга мөмкин, дип фаразлана.