Көнүзәк
25 март 2022, 04:16

Ялларда һава торышы ничек булыр?

Кыш белән яз тартышкан вакыт...

pervo.rupervo.ru
pervo.ru

Кыш белән язның тартышкан вакыты. Кыш ничек тә китәргә теләми. Ялларда да кар явуы һәм җилле булуы көтелә, дип фараз итә Башгидрометүзәк хезмәткәрләре.

25 мартта, ягъни бүген, урыны белән җепшек кар явачак. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, вакыты белән көчле исәчәк. Һава температурасы көндез +2, +7 градус булачак.

26 мартта, шимбә, төнен явым-төшем көтелми, көндез урыны белән җепшек кар фаразлана. Термометр баганалары төнен -5, -10 градус күрсәтсә, аязытканда -17 градуска җитәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -1, +4 градус тирәсе булачак.

27 мартта, якшәмбе, төнен кайсыбер районнарда кар явачак. Һава температурасы -2, -7 градус булачак, көньяк-көнчыгыш төбәкләрдә -12 градуска төшәчәк. Көндез карлы-яңгыр явып, бозлавык булырга ихтимал. Термометр баганалары -2, +3 градус күрсәтәчәк.

Табигатьнең көйсез вакытына кердек: көндез эретә, төнен туңдыра. Шуңа юлларда җәүлеләргә дә, водительләргә дә бик сак булырга кирәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас