Көнүзәк
25 март 2022, 17:01

Сибайда яңа госпиталь

Бүген Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров белән РФ Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау буенча комитет рәисе Дмитрий Хубезов Сибай шәһәрендә клиник-диагностик инфекция үзәге ачуда катнаштылар.

Сибайда яңа госпитальСибайда яңа госпиталь
Сибайда яңа госпиталь

 

Ковид-госпитальне бик тиз арада төзеп, сафка керттеләр. Уфа районының Зубово, Стәрлетамак һәм Туймазыдагы госпитальләр кебек Сибайда да бер катлы корпуслар курай таҗлары кебек урнашкан. Аның гомум мәйданы 9 мең квадрат метр тәшкил итә. Яңа үзәктә тәүлек әйләнәсенә эшли торган 40 палата һәм 10 реанимация палатасы булачак. Максималь анда 230 пациент кабул итә алалар.

Корпусларда диагностика, дезинфекция, экспресс-лаборатория, эндоскопия кабинеты, диспетчер хезмәте, административ-хуҗалык бүлекләре урнашкан. Беренче пациентларны хастаханә апрель аенда кабул итә башлаячак.

  • Без инде ике ел коронавирусның яңа инфекциясе белән көрәшәбез, - диде Радий Хәбиров. – Санкцияләр белән куркытырга тырышкан гади булмаган вакытта да без яңа медицина үзәкләре, социаль һәм спорт объектлары төзибез. Бүген Сибайда республика буенча дүртенче үзәк ачыла. Ул Урал артында яшәүче 200 меңләп кешене хезмәтләндерәчәк. Без урындагы хакимият башлыгы Рөстәм Әхмәткәрим улы Афзаловка һәм аның командасына рәхмәтлебез. Тиз арада ковид-госпитоальләр төзергә өйрәнгән төзүчеләргә дә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.

 РФ Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау буенча комитет рәисе Дмитрий Хубезов гомер белән сәламәтлекнең кеше өчен иң мөһим булуын билгеләп үтте.

  • Башкорстандагы сәламәтлек саклау системасы – Русиядә иң яхшыларның берсе, - диде ул.

Башкортстан Хөкүмәтенең Премьер-министры Андрей Назаров баштарак төзелгән инфекция госпитальләренең тәҗрибәсен карап, монсын төзегәндә кайбер үзгәрешләр кертелүен әйтте.

  • Бөтен төбәк тә кыска гына вакыт эчендә мондый объект төзи алмый, - диде ул. Моның өчен власть белән төзүчеләрнең берләшкән көчләре кирәк. Без үзебезнең проектны булдырдык һәм Русиянең башка төбәкләре дә шуңа таянып шундый үзәкләр төзи.

Инфекция үзәгендә Сибай медицина колледжы студентларына практика үтәр өчен ике сыйныф та бар. Радий Хәбиров бу яңалыкны хуплады, башка госпитальләрдә дә шундый сыйныфлар ачарга кирәк диде.

Чыганак: https://glavarb.ru

.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас