

24 мартта ВДНХ-ЭКСПО күргәзмә комплексы мәйданчыгында, «АгроКомплекс» 32 нче халыкара күргәзмәсе кысаларында җиде килешүгә кул куелды. - Килешүләрдә Башкортстан Республикасы агросәнәгать комплексы оешмалары өчен өстенлекле һәм кирәк булган һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча квалификацияле кадрлар әзерләү, аграр юнәлеш буенча Бердәм мәгариф киңлеге булдыру каралган, - дип билгеләде Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин. Бүген Башкортстанда 32 агросыйныф булдырылган, аларда 600дән артык бала укый. Укучылар өчен дәресләрдә республиканың алдынгы агросәнәгать предприятиеләренә экскурсияләр үткәрәләр, укучылар фәнни учреждениеләрнең тәҗрибә кырларына баралар, галимнәр белән очрашалар. - Үзара хезмәттәшлек мәгариф учреждениеләренә финанс ягыннан яки спонсорлык ярдәме күрсәтүне, аграр университет галимнәре җитәкчелегендә мәктәп укучыларының фәнни тикшеренүләрен үткәрү өчен лаборатория базасы булган махсус сыйныфлар булдыруны күздә тота. Башка мәктәпләр буенча да тиешле эш алып барыла. Әгәр бу сынау проекты уңышлы гамәлгә ашырылса, киләсе уку елында аңа "агрокласслар" кысаларында башка белем бирү учреждениеләре дә кертеләчәк", - дип шәрехләде БашДУ агротехнологияләр һәм урман хуҗалыгы факультеты деканы Илгиз Асылбаев.