Көнүзәк
25 март 2022, 11:39

Агыйдель ярында уникаль китапханә булачак

Бүген "Арт-Корылтай" форумында катнашучылар белән Евразия китапханәсе турында фикер алыштылар.

Агыйдель ярында уникаль китапханә булачакАгыйдель ярында уникаль китапханә булачак
Агыйдель ярында уникаль китапханә булачак

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, республикада яшәү уңайлы булсын өчен күп эшләр башкарыла. Юл инфраструктурасы, парклар, ихаталар яңартыла, төзекләндерелә, зур медицина һәм социаль үзәкләр төзелә. Евразия китапханәсе төрле яшьтәгеләр өчен мультимәдәни агарту үзәге булачак. Анда сирәк очрый торган уникаль китаплар, заманча мультимедиа технологияләр, Русия дәүләт китапханәсе базасына тоташтырылган диссертация заллары, коворкинг үзәкләр, креатив киңлек һәм башкалар булачак. Китапханә прхитектура күзлегеннән дә уникаль урын булачак, ди республика җитәкчесе. Аны Агыйдел елгасы ярында ап-ак тирмә формасында төзергә ниятлиләр.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас