Көнүзәк
24 март 2022, 15:11

Санкция шартларында эшкуарларга ярдәм

Консультация ярдәме оештырылды.

Санкция шартларында эшкуарларга ярдәмСанкция шартларында эшкуарларга ярдәм
Санкция шартларында эшкуарларга ярдәм

Консультация ярдәме оештырылды.

Бүген Башкортстан Күпфункцияле үзәгенең Үзәк офисында Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты һәм "Опора России" партиясе төбәк бүлекчәсенең санкцион басым шартларында бизнеска һәрьяклы консультация ярдәме күрсәтү буенча матбугат конференциясе узды. Республика һәм федераль киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән сөйләшүнең сәбәбе булып "Минем документлар" Күпфункцияле үзәк офислары базасында эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына Башкортстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат җиткерү буенча хезмәтләр оештыру торды. Матбугат конференциясендә республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов, Күпфункцияле үзәк директоры Наталья Куприянова һәм "Опора России" партиясенең төбәк бүлекчәсе рәисе Ләйсән Николаева катнаштылар.

Наталья Куприянова эшкуарларга кризиска каршы чаралар турында консультацияләр Күпфункцияле үзәкнең барлык офисларында 2022 елның 16 мартыннан Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте.

- Хезмәт шактый кирәкле. 7 көн эчендә Күпфункцияле үзәк офисларына консультация ярдәме сорап 84 эшкуар мөрәҗәгать итте. Белгечләр 130дан артык сорауга җавап бирде. Шул ук вакытта мөрәҗәгатьләрнең күбесе Уфа, Стәрлетамак шәһәрләрендә һәм Толбазыда теркәлгән.

Эшкуарларны еш кына финанс ярдәм чаралары - салым преференцияләре, кредит каникуллары, ташламалы кредитлау программалары кызыксындырды. Эшкуарларга күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында мәгълүмат көн саен актуальләштерелә, - диде Наталья Куприянова.

Санкция шартларында эшкуарларга ярдәм
Санкция шартларында эшкуарларга ярдәм
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас