

SuperJob эш эзләү сервисы мәгълүматлары буенча, соңгы арада русиялеләр бакалея (коры азык-төлек, ярымфабрикатлар, консервлар, кайсыбер хуҗалык товарлары – сабын, кер юу порошогы, шырпы) товарлары күпләп ала башлаган.
Кризиска каршы товарлар исемлегенә ярмалар, макароннар, май, шикәр, тоз, чәй, кофе, он һәм бакалея бүлегенең башка товарлары кергән. Моннан тыш, “запаска” дигән популяр товарлар арасында русиялеләр көнкүреш химиясе, дарулар, консервлар, шәхси гигиена һәм йорт хайваннары өчен товарларны атаган. Респондентларның 8 проценты запаска бар нәрсәне дә алдык дип сөйләгән.
Ә менә кием-салым һәм электроника базарына ажиотаж кагылмаган диярлек.
Тикшеренү мәгълүматлары буенча, һәр дүртенче русияле, кибеттән кайсыбер товарлар югалыр дип шөбһәләнеп, нәрсәне дә булса запаска сатып алган. Әмма сораштыруда катнашкан 75 процент респондентлар, паникага биреләсе килми дип, запаска бернәрсә дә сатып алмаган.
Белгечләр фикеренчә, шундый ыгы-зыгылы чорда гадәттә 45 яшьтән өлкәнрәкләргә запас җыю хас.
Чыганак: Moslenta.ru