

Республика белән идарә итү үзәгендә (арытаба – ЦУР. –Авт.) үткән брифингта хөкүмәт вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов – Башкортстанда ипи белән бәйле проблемалар булмаячак, дип белдерде.
БСТ каналы туры эфиры барышында министр аңлатуынча, авыл хуҗалыгында үзенә генә хас цикллар кабатлана.
“Авыр корылыкка карамастан, республика үзен тиешле еллык иген күләме – 2 миллион тоннага якын – белән тәэмин итте. Ниндидер проблемалар күрмибез, ипи һәм ипи ризыклары белән өзеклек булмаячак”, – диде ведомство башлыгы.
Чималга килгәндә, он һәм ипи эшләнмәләре салыр өчен таләп ителгән азык-төлек запаслары Башкортстан ипи заводларында җитәрлек, диделәр брифингта.
Илшат Фазрахманов сүзләренчә, быел язын 2 миллион гектар сөренте җирләрен чәчү планлаштырыла. Аларның күп өлешен бөртекле культураларга бүләчәкләр.
Чыганак: bashinform.ru