Көнүзәк
24 март 2022, 06:54

Хаклар төшәчәк, диләр

Ышаныргамы, юкмы?...

ufa.rbc.ruufa.rbc.ru
ufa.rbc.ru

Соңгы көннәрдә кибет киштәләрендәге товарларың бәясе, бигрәк тә азык-төлекнеке көн саен үзгәреп тора, диярлек. Үзгәргән саен утырып елыйсылар килә башлый...

Бу уңайдан республиканың сәүдә министры Алексей Гусев социаль мөһим товарларның хаклары 2-3 атнадан төшә башларга тиеш дигән фикерен җиткерде. Моны ул төбәкнең социаль-икътисади үсеше буенча оператив штаб утырышында әйтте.

Аның сүзләренә караганда, кибетләргә азык-төлекне өзлексез китерү эше җайга салынган. Шуңа, киштәләрдә товар җитәрлек булса, аңа сорау да кимергә тиеш, ди ул.

“Безнең бурыч – кирәкле товарларның киштәләрдә булуын тәэмин итү. Ихтыяҗ кимү сәбәпле, бүген көнкүреш техникасына хаклар төшә башлаган. Азык-төлек бәяләре белән дә шулай булыр дип уйлыйбыз: ике-өч атнадан хаклар төшә башлар дип көтәбез”, – дигән ышанычын җиткерде министр.

Гадәттә, бер менгән хаклар әллә ни төшми. Шулай да, яхшы сүз – җан азыгы, дигәндәй, шулай булырына бик тә ышанысы килә...

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас