Көнүзәк
24 март 2022, 15:14

Дарусыз калмасбызмы?

Дару хакларына кем җаваплы?

9111.ru9111.ru
9111.ru

Соңгы көннәрдә дару мәсьәләсе аеруча мөһимгә әйләнде. Кайсыберләр даруханәләрдә кирәкле препаратлар юклыгына зарланды.

Бу мәсьәләгә бүген БСТ телеканалындагы туры эфирда сәламәтлек саклау министры Максим Забелин ачыклык кертте.

“Гомер өчен мөһим булган препаратлар даруханәләрдән югалмаячак. Һәм аларга хакларны дәүләт көйләячәк, – диде ул. Шуңа күрә бу уңайдан борчылырга кирәкми, дип тынычландырды министр.

“Гомер өчен мөһим булган препаратлар исемлегенә кермәгән кайсыбер дарулар һәм медицина эшләнмәләре – аларның саны 800дән артык – кызганычка каршы, дәүләт тарафыннан көйләнми”, – дип аңлатты Забелин. Аларга инде хак базар таләпләреннән чыгып куела.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас