Көнүзәк
24 март 2022, 13:27

Дарулар җыймагыз

Препаратлар бар.

Дарулар җыймагызДарулар җыймагыз
Дарулар җыймагыз

Препаратлар бар.

Бүген дарулар белән тәэмин ителү мәсьәләсе теләсә кайсы төбәк халкы өчен бик мөһим. Даруханәдә кирәкле препаратларның булуы, шул исәптән аларга бәяләр - таләпләрнең иң зурысы. Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова ведомствода узган брифингта кайбер дару препаратлары тирәсендә килеп чыккан хәлне аңлатты.

Проблема еш кына ясалма ажиотаж тудырудан килеп чыга. "Карбамазепин" препараты һәм аның сәүдә атамасы – "Финлепсин" препараты 2021 елның уртасыннан даруханәләрдә юк. Җитештерүче шундый ук препаратны Русиягә 2022 елның беренче яртысында кертергә вәгъдә итә. Шундый ук препарат барлыкка килгәнче, Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы пациентларга кыска гамәлдә булган препаратка күчү өчен дәвалаучы табибка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.

"Левотироксин" - калкансыман биз авыруларын дәвалау өчен дару. Башкортстан - йод җитмәү буенча эндемик зона, шуңа бу препаратка ихтыяҗ зур. Русиядә аны 50 һәм 100 миллиграмм дозировкаларда ике җитештерүче эшли, шулай ук 25 һәм 75 миллиграмм дозировкаларда чит илләрдән препаратлар китерү дәвам итә. Шуңа да карамастан, складларда һәм Башкортстан даруханәләрендә дарулар бар, кытлык юк. Тагын бер мәсьәлә – ваклап сату өчен конкрет сәүдә атамалары инсулиннары. Бу хәл ясалма һәм җитештерүчеләр тарафыннан булдырылган: ташламалы категорияләрне тәэмин итү һәм барлык контракт йөкләмәләрен үтәү өчен җитештерүчеләр инсулин препаратларын ваклап сатудан алган. Инсулин рецептсыз бирелергә тиеш түгел. Шикәр чире булган пациент медиклар контролендә булсын өчен дәвалаучы табибка рецепт сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Инсулиннар махсус фармацевтика суыткычларында саклана, шуңа күрә аларны күпләп сатып алырга һәм көнкүреш суыткычларында сакларга киңәш ителми. Гомумән, Русия буенча да шундый ук хәл – даруларга кытлык юк.

“Росздравнадзор” икенче ел инде дару препаратлары хәрәкәтен мониторинглау системасы ярдәмендә җитештерүчедән алып кулланучыга кадәр аларның барлык атамалары буенча булу-булмавын тикшерә. Шуңа күрә учреждениегә кадәр без кайда һәм күпме дару барлыгын әйтә алабыз. Без челтәрдә дару препаратларының җитәрлек күләмдә булуы турында борчылмыйбыз. Бүген даруханәләрдә даруларның күпмедер кимүе күзәтелә, әмма бу дару препаратлары җитәрлек күләмдә дистрибьюторларда бар, якын арада бу дару препаратлары даруханә челтәренә чыгачак", - дип билгеләп үтте “Росздравнадзор” җитәкчесе Алла Самойлова. Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы дару препаратлары запасы җыймаска киңәш итә, чөнки аларның яраклылык срогы чикләнгән һәм алар билгеле шартларда сакланырга тиеш.

Әгәр кирәкле дозировкада препарат юк икән, пленка тышчасы белән капланмаган таблеткаларны кирәкле дозировка алу өчен бүләргә була. Даруханәләрдә дарулар булу-булмау турында мәгълүматны шушы чыганаклардан белергә мөмкин: - "Башфармация» челтәре даруханәләрендә: 8(800) 347-47-47, - «Честный знак» дәүләт системасында: честныйзнак.рф, - шәхси даруханәләр сайтларында.

Дарулар җыймагыз
Дарулар җыймагыз
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас