

Соңгы вакытта шикәр мәсьәләсе көнүзәк проблемага әйләнеп китте. Башта ул, кешеләр күпләп сатып алу сәбәпле, киштәләрдән юкка чыкты. Аннары югары хак белән пәйдә булды һәм аның бәясе проблемага әйләнде.
Бу уңайдан төбәк җитәкчесе Радйи Хәбиров “шикәр” мәсьәләсен җитештерү күләме исәбеннән хәл итәчәкбез, дип белдерде.
“Шикәр бар, моны кешеләргә аңлатырга кирәк. Әлеге вакыйганы хәл итә алмасак, безгә чынлап та оят булачак. Бездә – ике зур шикәр заводы, ә әйлән-тирә төбәкләрдә мондый заводлар юк”, – диде ул.
Хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров әйтүенчә, шикәр хакы буенча җитештерүчеләр белән сөйләшүләр алып барылган.
“Барысы белән дә шулай килештек: алар шикәрне үзебезнең халыкка чак кына очсызракка сата. Кибет киштәләрендә бер килограмм шикәр 80 сум булачак дип күзаллана. Ә тышкы базарга складлардан 85 сум белән озатабыз”, – диде ул.
Аның сүзләренчә, төбәктә шикәр запасы җитәрлек. Шулай да, ул-бу хәл килеп туса дип, бераз шикәр сатып алып куярга карар иттек, диде Андрей Назаров. Үзебездәге җитештерү күләмен дә кушсак, яңа сезонга шактый запас белән керәчәкбез икән. Шуңа шикәр юк дип, ясалма ажиотаж тудырырга кирәкми, диләр түрәләр.