

Соңгы вакытта даруханәләрдә кирәкле дарулар юклыгына зарланучылар саны артты. Чынлап та, әлегә кадәр чит илләрдән китерелгән даруларга кытлык башланырмы икән икән дип борчыла халык.
Бу сорауны бүген сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга да күп бирәләр. Шуңа ул әлеге һәм башка мөрәҗәгатьләргә Башкортстан хөкүмәтенең социаль челтәрләрендә туры эфирда җавап бирәчәк.
Бүген министрга юнәлтелгән иң төп сораулар түбәндәгеләр:
- Башкортстан даруханәләрендә препаратларга кытлык бармы?
- Даруларга хаклар артудан куркырга кирәкме?
- Санкция басымы шартларында Башкортстанда сәламәтлек саклау тармагы ничек эшли?
- Даруханәләрдә даруларның булуы турында мәгълүматны кайдан белергә?
- Ташламалы категория пациентларга дарулар булмаган очракта нәрсә эшләргә?
“Аңлатабыз. Башкортстан” проекты кысаларында үтәчәк эфир 22 мартта 15.00 сәгатьтә оештырыла.