Көнүзәк
20 март 2022, 16:56

Республика хөкүмәте делегациясе - Донецкида

Денис Пушилин белән Радий Хәбиров шушы көннәрдә Донецк уртасында булган фаҗига урынын барып күрде. 

20 мартта  Донбасска булган эшлекле сәфәре ахырында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров  Донецк халык республикасы  җитәкчесе Денис Пушилин белән Донецкида шушы көннәрдә теркәлгән фаҗига урынын барып күрде.

Исегезгә төшерәбез, 14 мартта Украинаның коралланган формированиеләре шәһәр үзәгендәге торак секторга “Точка-У”  тактик ракета комплексы белән һөҗүм итте. Теракт нәтиҗәсендә  21 кеше һәлак булды, 37 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Шулар арасында – бер бала.

Радий Хәбиров һәм  хөкүмәт делегациясе әгъзалары һәлак булган донбасслыларны искә алды.

Соңыннан Радий Хәбиров һәм Денис Пушилин  Ленин комсомолы исемендәге парктагы Мәңгелек утка, Геройлар Аллеясендә  урнаштырылган Донбассны яклаучылар бюстларына, шулай ук  “Сине азат итүчеләргә, Донбасс” монументына  чәчәкләр салдылар.  

–Донбасс безне өчен – тугандаш төбәк. Һәм без монда эшләргә килдек, – диде Радий Хәбиров, эшлекле сәфәргә нәтиҗәләр ясап. – Без Донецк халык республикасы белән хезмәттәшлек итәргә – сәүдә йорты ачарга,  авыл сәнәгате комплексында хезмәттәшлекне үстерергә, студентлар белән алмашу оештырырга һәм башкаларга – әзер.

–Башкортстан безнең өчен күптән якын, – дип билгеләде Денис Пушилин. – Һәм безнең әле тагын төрле юнәлешләр буенча күп  уртак эшләребез бар. Бу кинәт кенә барлыкка килмәде, моңа кадәрге чорда, Донецк халык республикасы  әле танылганчы ук, башланды әлеге эш. Әмма Радий Фәрит улын бу мәсьәлә туктатмады. Ул Донбассның кайчан да булса тарихи гаделлек тантана итәчәк төбәк буласын аңлый иде. Русия Президенты Владимир Путин ярдәме белән бар да шушы юл белән бара.

Ярдәм элек тә күрсәтелгәнен беләбез. Әмма бүгенге көндә ул аеруча актуаль.  Һәм Башкортстан халкы, әлбәттә, алгы сафларда иңне-иңгә куеп безгә булыша.

Источник: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас