Көнүзәк
20 Марта 2022, 17:02

Безнең табиблар анда эшли

Сүз Донецк һәм Луганск  халык республикаларында эшләүче Башкортстан табиблары турында бара. 

Донецк һәм Луганск халык республикаларында Республика табиб-физкультура диспансеры, Куватов исемендәге Республика клиник,  Уфаның 13 һәм 5 санлы, Октябрьскийның 1 санлы, Сибайның Үзәк шәһәр, Бакалы һәм Туймазы Үзәк район дәваханәләреннән   барлыгы 10 табиб һәм 3 шәфкать туташы хезмәт куя. Коллегаларына авыруларны һәм яу кырында яраланган хәрбиләрне дәвалауда ярдәм күрсәтер өчен алар барысы да  бирегә  ирекмән булып  килгәннәр.  Табиблар арасында  – бүгенге көндә Донбасста иң таләп ителгән белгечләр -  нейрохирург, отоларингологлар, хирурглар, анестезиологлар, эндоскопистлар.

Радий Хәбиров  Башкортстан табибларына  аларның гражданлык позицияләре  һәм Донбасс коллегаларына булган бәяләп беткесез ярдәмнәре өчен рәхмәтләрен җиткерде.

–Безнең табиблар һәм шәфкать туташларыбыз чираттагы тапкыр үзләренең батыр кешеләр икәнен дәлилләде. Алар  табиб бурычын иң авыр шартларда үти һәм калганнарга үрнәк булып тора, – диде төбәк җитәкчесе. – Мин ДХР башлыгы Денис Пушилинга без сезгә эшләргә киләчәкбез дип гел әйтә килдем. Һәм менә бүген без Донецкига зур делегация белән килдек. Безнең  икътисад, авыл хуҗалыгы, фәнни-техник һәм белем бирү өлкәсендәге хезмәттәшлектә уртак планнарыбыз бар. Без тыныч тормыш төзергә телибез.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас