Көнүзәк
18 март 2022, 11:57

“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!”

Шәйморатов эшен дәвам итеп.

“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!”“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!”
“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!”

Шәйморатов эшен дәвам итеп.

 

Бүген, Кырымның Русия белән яңадан берләшүенең сигезенче еллыгында, Уфадагы Конгресс-холл каршындагы мәйданда “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” дигән зур митинг-концерт узды. Бу көнне 2014 елда Кырымда һәм Севастопольдә бөтенхалык референдумын уздырганнан соң Русиягә аның тарихи булган территорияләре әйләнеп кайтты.

Иҗтимагый эшлеклеләр башлангычы буенча митинг-концерт, шулай ук, Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы Русия Кораллы Көчләренә, Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләргә ярдәм итүгә багышланды, аларның бәйсезлеген Русия 2022 елның 22 февралендә таныды.

Уфадагы чара “Zа мир!”, “Zа Россию!”, “Zа Президента!” лозунглары астында узды.

Чарада танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре, 25 меңнән артык кеше катнашты. Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Башкортстан митрополиясе башлыгы, Урыс православие чиркәвенең Уфа епархиясе идарәчесе, Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон, Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалин, Идел буе федераль округының, Башкортстанның һәм Уфа шәһәренең баш раввины Дан Кричевский чыгыш ясап, ил Президенты Владимир Путин курсын берсүзсез хупладылар.

- Төрле яшьтәге кешеләр, төрле милләт һәм конфессия вәкилләре Президентка һәм безнең бөек Русиягә ярдәм итәргә җыелды. Алар бөтен дөньяга безнең бердәмлекне һәм көчебезне, Ватанга тугрылыкны һәм мәхәббәтебезне күрсәтергә тели. Хәзер Украина территориясендә безнең егетләр көрәшә. Чын батырлык һәм каһарманлык үрнәге күрсәтәләр. Алар Русиянең суверенитеты, иминлеге һәм киләчәге өчен көрәшә. Туган Украинаны нацизмнан азат итү өчен көрәшә. Луганск һәм Донецк халык республикаларының тыныч кешеләре өчен, - дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – Шунысы кызганыч, югалтулар да бар. Башкортстан үзенең геройларын онытмас һәм, әлбәттә, кайгыда, авыр вакытларда туганнарын һәм якыннарын ялгыз калдырмас.

Төбәк Башлыгы билгеләп үткәнчә, ул үзе берничә тапкыр Донецк һәм Луганск җирләрендә булган һәм озак еллар үз иреге һәм иминлеге өчен көрәшүчеләрне шәхсән белгән. Радий Хәбиров бик тиздән Луганск һәм Донецк халык республикалары шәһәрләре һәм авыллары, бөтен Украина шәһәрләре тыныч тормышка кайтачагына ышанычын белдерде.

Митингта катнашучылар һәлак булган яугирләрне бер минутлык тынлык белән искә алды.

Питеровское поселогының Шәйморатов исемендәге мәктәбе директоры Гөлназ Серова да чыгыш ясап, Донбасс халкы исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде.
Донецк Халык Республикасы җитәкчесе Денис Пушилинның Башкортстан халкына видеомөрәҗәгате булды: "Без Донбасс җирләрен азат иткән Миңнегали Шәйморатов исемен һәрвакыт хөрмәтләячәкбез. Бүген без җирләребезне нацистлардан азат итәбез. Без төгәл беләбез, Шәйморатов варислары үзләренекен ташламыйлар! Рәхмәт, Башкортстан!” - диде ул.

Радий Хәбиров Донбассның тугандаш халкына мәхәббәте белән Донецк һәм Луганск халык республикалары халкына ярдәмгә Башкортстаннан икенче гуманитар колоннага старт бирде. Ул, шулай ук, өченчесе дә, дүртенчесе дә булачагын әйтте.

Ахырда тамашачылар, шулай ук, хедлайнерлары Elvin Grey һәм “Город 312” төркеме булган эстрада йолдызлары концертын карады.

Башкортстан халкына республика телевидениесенең туры эфирында зур митинг-концертны карау мөмкинлеге тудырылды. Трансляцияне БСТ телеканалы оештырды. Моннан тыш, эфир “Башкортстан 24”, “Сәләм” телеканаллары тамашачыларына, шулай ук “ВКонтакте” социаль челтәрендә күрсәтелде.

#Zабашкортостан #ZаРоссию #ZаРодину
#Zабашкортостан #Уфа #СвоихНеБросаем

Фото: bashinform.ru

 

“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!”
“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас