

Кибетләрдәге ташлама һәм “распродажа” дигән сүзләр сатып алучыларның күбесен җәлеп итә. Ташламалы хаклы товар сатып алучылар “очсыз булды” дип үзенчә юана да торган иде. Аның инде очсызмы-түгелме икәнлеген кем тикшергән?
Әмма хәзер Русиядәге кайсыбер кибетләрдә “распродажа” һәм ташламалар бетәргә мөмкин. Чөнки “X5 Group” ретейлерын товарлар белән тәэмин итүчеләрнең бәгъзеләре Русиядәге кибетләр өчен ташламалар һәм промоакцияләрдән баш тарткан. “X5 Group” – ул илнең берәмләп сәүдә итүче компаниясе, аңа “Пятерочка” һәм “Перекресток” сәүдә челтәрләре керә.
Чит ил корпорацияләре дә, импорттан бәйле булган үзебезнең ил җитештерүчеләре дә февраль ахырында ук әлеге кибетләрдә акцияләр үткәрми башлады.
Әмма шул ук вакытта товар һәм азык-төлек белән тәэмин итүчеләрнең күбесе “ташламалар башкача бөтенләй булмаячак” дими. Алар вакытлыча тукталып торуларын гына хәбәр итә. Ә поставщик рөхсәт биргәндә акцияләр буенча хаклар киметелергә мөмкин. “Барысы да вакытлыча”, – диләр алар.